Суданда бәрелешләрдә 50 кеше һәлак булды

Суданның көньяк-көнчыгышында Дарфур вилаятендәге гарәп кабиләләре белән илнең көньягы көчләре арасында бәрелешләр булып кимендә 50 кеше һәлак булды, дип хәбәр ителә. 80ләп кеше яраланган.

Көч куллану парламент сайлавы нәтиҗәсе игълан ителер алдыннан гына булды. Суданда соңгы 24 елда беренче тапкыр сайлауда берничә фирка катнашты.

Оппозиция хакимият вәкилләрен хәрәмләшүдә гаепләп чыкты.