АКШның көньяк ярларына диңгезгә аккан нефть якынлаша

Американың Луизиана штаты хакимиятләре Пентагонга мөрәҗәгать итеп яр буена якынлашкан нефть чистартуга ярдәмгә 6 мең хәрбине җибәрүне сорады.

Кичә кич президент Обама Луизиана штатына янаган бу табигать казасы нәтиҗәләренә каршы көрәшкә ярдәм вәгъдә итте.

Узган атнада Мексика култыгында нефть чыгару урынында булган каза нәтиҗәсендә нефть суга агып таралды. Бүген аның АКШның көньяк ярларына килеп җитүе фаразлана.