Пакстанда полициягә каршы булган һөҗүмдә 4 кеше үлде

Пакстанның көньяк көнбатышындагы Бәлүҗестан вилаятендә бер полиция машинасына юнәлдерелгән бомбалы һөҗүмдә 4 полиция хезмәткәре үлде.

Бәлүҗестан вилаятенең Камбрани төбәгендә булган әлеге һөҗүмдә шулай ук юл кырыеннан узган күп санда гади халыкнын да яралануы белдерелә. Рәсмиләрдән берсе һөҗүмнең читтән идарә ителүен белдерде.