Титоның тормыш юлы

Коммунистлар партиясе җитәкчесе, аннары президент дәрәҗәсенә ирешкән Иосип Броз Тито ил белән 40 елга якын идарә итә

Тито 1892-нче елны Хорватиянең Кумровец авылында туа

Тито сурәте булган иң иске фото (1911-нче ел, Словения)

Партизан хәрәкәтен булдырган Тито 1943-нче елны Сутьески елгасы янындагы сугышта яралана

Югославия социализмын төзү килешүен имзалау (1945-нче елның 7 марты)

Тито (сулда) 1953-нче елны Лондонда Британия премьер-министры Винстон Чурчилл һәм тышкы эшләр министры Антони Эден белән. Тито Британиягә барган беренче коммунист җитәкчесе

Тито (сулда) һәм Никита Хрущев 1963-нче елның 1 гыйнварында Дубровникта

Тито (1967-нче елның апреле)

Тито хәләл җефете Йованка Броз белән. Алар 1952-нче елны гаилә кора, 1980-нче елны Тито үлә.

Тито һәм аның хатыны Русиядә сәфәрдә, уртада Совет җитәкчесе Леонид Брежнев (1973-нче ел)

Белградта Тито җеназасы, 1980-нче елның 8-нче мае.