Кыргызстанда тагын тынычлык урнашты

Кыргызстандагы вакытлы хөкүмәт тарафдарлары илнең көньягындагы хакимият биналарын бәреп төшерелгән президент Корманбәк Бакыев тарафдарларыннан арындырганнан соң, бүген илдә тынычлык урнашты.

Җомга көнне Бакыев тарафдарлары Җәләл-Абад, Ош һәм Баткен шәһәрләрендә биналарны басып алган бәрелешләрдә кимендә 1 кеше һәлак булды, 60-лап кеше яраланды.