Исландия янартавы тагын очышларга комачаулый

Исландиядәге янартауның көл болыты Европадагы кайбер очышларга яңадан комачаулый башлады.

Бүген Белфаст һава аланында һәм Төньяк Ирландиянең башка кайбер районнарында очышлар берничә сәгатькә соңарды.

Британия һава хезмәтләре төштән соң көннең икенче яртысында Англиянең төньягында очышларның тыелуын игълан итте.

Көл болыты апрель урталарыннан Европаның шактый зур өлешендә очышларның тыелуына сәбәп булды.