Русия Арктикада чик билгеләү өчен яңа экспедиция әзерли

Русия үзенең дәүләт чикләрен билгеләү өчен бу җәйдә Төньяк котыпка таба тагын бер экспедиция җибәрәчәген игълан итте.

Әлеге экспедиция вакытында иң соңгы дигиталь һәм лазер технологияләре ярдамендә Арктиканың диңгез төбе харитасы сызылачак һәм Русия шул харита нигезендә үзенең чикләрен билгеләячәк.

Төньяк котып тирәсендә дөньядагы нефть һәм газ ятмаларының чиреге тупланган дип исәпләнелә һәм 2008 елда Русия президенты Дмитрий Медведев Арктиканың XXI гасырда Русиянең төп эренгия чыганагы булачагын белдерде.