Һиндстан якынара канатлы ракетын сынады

Һиндстан саклану министрлыгы атом коралын күтәрә алырлык урта ара канатлы ракетын уңышлы сынавын белдерде.

Сынау бүген илнең көнчыгыш ярында, Орисса штатында үткәрелгән.

Агни-2 ракеты кимендә 2 мең чакрымга оча ала һәм ул Һиндстан атом каршылыгы програмының бер өлеше диелә.

Былтыр бу ракет 2 мәртәбә уңышсыз сыналган иде.

Һиндстанның күршеләре Кытай белән Пакстанда да атом кораллары бар.