Яшь язучылар рухи инкыйразда үзләренә таяна

Яшь язучылар конференциядә

Узган җомгада Казанда яшь язучылар иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференция үтте. Ул Татарстан язучылар берлегенең әдәби ел йомгаклары кысаларында булды. Бу хәл 75 ел эчендә беренче тапкыр икән.
Яшьләр иҗатында - милли реализм

Конференцияне Татарстан язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов ачты. Ул берлекнең ел дәвамындагы эшчәнлегенә тукталды.
Яшь иҗатчылар турында фикер алышуга кайтып ул болай диде: "Бүген Язучылар берлегендә 308 каләмдәшебезнең 189ы пенсия яшендә. Бу саннар һәркайсыбызны тирән уйландырырга тиеш.

Гаяз Исхакый кисәткән инкыйраз - рухи инкыйраз бит ул. Адәм баласы үрчүдән туктамас. Киләчәктә аларга укырга милли әдәбият булырмы? Бүгенге яшь талантлар исәбенә милли интеллигенция үсеп китә алырмы?" дигән сораулар куйды ул.

Язучы Галимҗан Гыйльман яшь прозаиклар, шагыйрә Илсөяр Ихсанова яшь шагыйрьләр иҗатларына анализ белән чыгыш ясадылар. Галимҗан Гыйльман чәчмә әсәрләр язучылардан берлек әгъзалары Рөстәм Галиуллин, Ленар Шәех иҗатларына аерым тукталды. Айдар Җамали, Лилия Закирова, Гөлүсә Закирова, Алинә Бикмуллина, Уфадан айдар Зәкиев һәм башка яшь авторларны санады.

"Алмаз Гыймадиевлар буыныннан соң, 15 ел үтүгә, ниһаять, яңа буын килә башлады. ХХIгасыр башында Нәбирә Гыйматдинова,Фәүзия Бәйрәмова, Фоат Садриев, Галимҗан Гыйльман иҗатларында модернистик, постмодернистик башлангычлар формалашкан булса, яшьләр иҗатында Мәһдиев, Гыйләҗевтагыча классик калыпка, милли реализмга кайту төсмерләнә", дип бәяләде ул бүгенге яшьләр прозасын.

Илсөяр Ихсанова берлек әгъзалары Ленар Шәех, Рифат Сәлах, Лилия Гыйбаш, китаплары нәшриятта басылырга чират көтүче Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, шигырьләре төрле басмаларда дөнья күргән Лениза Галиева, Резеда Гобәева, Эльвира Һадиева, Булат Ибраһимов, Алинә Куропаткина, Алинә Бикмуллина, Айгөл Нуриева, Айгөл Закирова, Ләйсән Фәтхетдинова, Рүзәл Әхмәдиев иҗатларына тукталды. Яшьләр шигъриятенең төп үзенчәлеге итеп ул милләтчелек, дәүләтчелек идеясен билгеләде.
Илфак Ибраһимов конференцияне ача


Яшьләргә әдәби мәйдан - берничә җыентык, "Казан утлары", "Идел", "Мәйдан" журналлары, республика газетлары һәм берничә авторның үз китабы.

Әлеге авторларның күбесе "Иделем акчарлагы" әдәби бәйгесеннән үскән, төрле елларда бәйгенең җиңүчеләре булганнар.

Яше, карты юк. Талантлысы бар, талантсызы бар...

Гомуми утырыштан соң, сөйләшү татар һәм рус телле иҗатчыларның секцияләрендә дәвам итте. Икенче өлештә өлкәннәргә дә, яшь язучыларның үзләренә дә сүз бирелде. Кайбер өлкәннәр яшьләргә игътибарның артык күп булуын тәнкыйтьләде. Яшьләр исә хәерхаһлы мөнәсәбәт өчен рәхмәтле булса да, бу игътибар гына җитми дип саный.

Равил Рахмани, мәсәлән, чыгышында болай дип сөйләде: "Без яшьләрне үстерәбез дип, аларны бөтенләй кирәкмәгән якка кертеп җибәрәбез. Иҗат серләрен ачабыз дип, бер тиенлек файда, биш тиенлек зыянэшләмибез микән? Үчтеки-үчтеки иттерәбез, ә аларга ул кирәкме соң?" диде.

Шагыйрә Лилия Гыйбаш исә: "Яшьләргә игътибар дигән сүз аларның әсәрләрен халыкка таныту, пропагандалау дигән мәсьәләгә тоташадыр. Бу уңайдан яшьләрнең китаплары чыгуны да әйтеп үтәргә мөмкин. Кайгыртучанлык күрсәтеп, Рүзәл Мөхәммәтшин белән Йолдыз Миңнуллинаның тәүге җыентыклары нәшриятка тәкъдим ителгән, планга да кертелгән иде. Аларның планда гына булып, ничә еллар нәшриятта ятмыйча дөнья күрүе шул кайгыртучанлыкның нәтиҗәсе булыр иде", диде ул.

Лилия Гыйбаш яшьләр аңа карап тормый, иҗат итә, диде. Һәм үз иҗатын халыкка җиткерүнең башка формаларын эзләве турында да әйтте: "Бу уңайдан "Яңа дулкын" фестивален искә алырга кирәк. Быел ул үзенчәлекле - альтернатив театр рәвешендә үтте. Моның өчен Камал театрына, режиссерлык эшен башкарган Илгиз Зәйниевкә рәхмәт", диде ул.

Газинур Морат бүгенге буынны иртә өлгергән, дип бәяләде. Әмма төп сүзе каләм әҗере турында булды: "Каләм әҗере булмаса, иҗат үзешчәнлеккә тарта. Ни аяныч, соңгы елларда каләм әҗере дигән төшенчә безнең күз алдында юкка чыкты. Бүген ул редакцияләрдә "һәм башка чыгымнар" дигән пунктта карала.

Язучылар дикъкать белән тыңлап утырдылар
Без яшьрәк чакта андый әйбер юк иде әле. Гонорар - язучының хезмәт хакы. Әгәр дә безнең яшьләр бик яхшы шигырьләр, хикәяләр, пьесалар язып та, аның әҗере бер ай да тормыш алып барырга җитми икән, әдәбиятның профессиональлеге, сыйфаты турында сүз алып бару авыр", диде ул.

Конференциядә яшьләр иҗатына мәйдан, аларга премияләр бирү турында да сүз булды. "Идел" журналы, мәсәлән, яшь авторларга ел саен өч премия бирү башлангычы белән чыккан. Ул мәдәният министрлыгында яклау тапкан.

Шулай ук министрлык быелдан 20 стипендия булдыруны планлаштыра. Бу турыда мәдәният министры Зилә Вәлиева әйтте.

Конференция яшь язучыларга багышланса да, залда яшь язучылар санаулы гына иде. Җыелыш ахырына аларның дүрт-бише генә калды.