“Распадская” шахтасы мөдире вазифасыннан китте.

9 Майда 2 шартлау булган “Распадская” шахтасы мөдире Игорь Волков вазифасыннан китте.

Вакытлыча аның вазифаларын «Распадская» ширкәте баш мөдире Геннадий Козовой башкарачак диелә.

Дүшәмбе әлеге шахтадагы каза нәтиҗәләрен төзәтүгә багышланган киңәшмәдә Русия премьер-министры Владимир Путин шартлаулардан соңгы тикшерүләр нәтиҗәсендә ачыкланган җитешсезлекләр өчен Волков эшчәнлеген кискен тәнкыйтьләде.

Шартлаулар нәтиҗәчендә 66 кеше һәлак булды, 24 кешенең язмышы әле дә билгесез.