Пакстанда шартлаудан 12 кеше һәлак булды

Пакстанның төньяк-көнбатышында террор һөҗүмендә кимендә 12 кеше һәлак булды.

Дера Исмәгыйль Хан шәһәрендә полиция машинасы янында бомбаны интихарчы шартлаткан дип исәпләнелә.

Корбаннар арасында 3 полиция хезмәткәре һәм тыныч халык, шул исәптән 3 бала.

Дистәдән артык кеше яраланган. Һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә алучы юк.