Русия Кыргызстанга 20 миллион доллар ярдәм бирде

Русия финанс ярдәме буларак Кыргызстанга 20 миллион доллар бирде.

Русия президентының Бишкәккә килгән махсус вәкиле Владимир Рушайло шулай ук тиздән Кыргызстанга ташламалы 30 миллион доллар кредит та биреләчәген белдерде.

Русия хөкүмәте Кыргызстанда чуалышлар нәтиҗәсендә хакимият алмашканнан соң Бишкәккә ярдам күрсәтергә булды.