Франциядә Иранның элекке премьерын үтерүче иреккә чыкты

Франция элекке Иран премьер-министры Шапур Бәхтиярне үтергән өчен төрмәгә ябылган Али Вәкили Радны иреккә чыгарды.

Ике көн элек Иран шпионлыкта гаепләнгән укыту ярдамчесен иреккә чыгарган иде.

Вәкили Рад шаһ чорындагы соңгы премьер-министр булган, соңрак Франциягә сыенган Бәхтиярне 1991 елда Париж янындагы өендә үтергән өчен гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителде.

1979 елгы Иран ислам инкыйлабыннан соң Бәхтияр Ираннан качарга мәьбүр булды.