Әфганстанда гыйсъянчылар НАТО һава ныгытмасына һөҗүм итте

НАТО белдерүенчә, бүген гыйсъянчылар Кабулдан төньяктагы Багърам хәрби һава ныгытмасына һөҗүм иткән.

Бәрелешләрдә кимендә 7 сугышчы үтерелгән, 5 чит ил хәрбие яраланган.

Кичә Кабулда НАТО җитәкчелегендәге хәрбиләр машинасы янында интихарчы бомба шартлатып 12 тыныч әфганны, 5 АКШ, 1 Канада хәрбиен үтерде.

2 һөҗүм өчен дә җаваплылыкны Талибан үз өстенә алды.