“Распадская” шахтасы мөдиренә гаепләү белдерелде

Кемерово өлкәсендә каза кичергән “Распадская” шахтасы мөдире Владимир Волковка эштә иминлек кагыйдәләрен бозу гаепләүләре белдерелде.

Прокуратураның тикшерү комитеты әйтүенчә, Волков шәһәрдән чыкмау турында документ имзалаган.

9 майдагы 2 шартлаудан 66 кеше үлгән “Распадская” шахтасында чәршәмне көнне вәзгыять тагын начараеп китте.

Шахтаның нык төтенле 2 катын су белән тутырырга булдылар.

Анда тагын 24 кеше калган иде. Алар инде үлгән дип санала һәм аларны эзләү туктатылды.