Кабарда-Балкарда прокурор урынбасары үтерелде

Кабарда-Балкар республикасында баш прокурор урынбасары атып үтерелде.

Русия прокуратурасы белдерүенчә, билгесез ике кеше прокурор урынбасарына якын арадан берничә мәртәбә аткан һәм ул шунда ук үлгән.

Кичә Нальчик шәһәрендә милициягә бомба һөҗүме булган иде. Анда беркемгә дә зарар булмады.