Новокузнецкида митингка чыгучылар хакимияткә үз таләпләрен җиткерде

Кемерово өлкәсе Новокузнецки шәһәрендә шахтерлар митингы узды.

300-ләп кеше шәһәр хакимияте бинасы каршына чыгып мэр вазыйфаларын башкаручы Валерий Смолего белән очрашуны таләп итте. Соңрак митингта катнашучылар ярты сәгатькә үзәк урамны япты һәм шуннан соң хакимият башлыгы митингка җыелган халык янына чыкты.

Каршылык чарасына җыелучылар аңа үз таләпләрен тапшырды, алар арасында хезмәт хакын арттыру һәм «Распадская» шахтасындагы шартлауда гаеплеләрне җаваплылыкка тарту бар иде.