Милли китапханәгә ихтыяҗ булырмы?

Омскида узган елның август башында “Омски ныгытмасы”сы тарихи-мәдәни комплексы ачылган иде. Бу тарихи җирлек инде халыкның яраткан ял урынына да әйләнеп килә. Анда даими эшләүче күргәзмәләр бар, кинозал эшли, экскурсияләр үткәреп тора.
Узган елның октябрь аеннан башлап бу ныгытманың төзекләндерелгән биналарының берсендә төрле халыкларның милли мәдәниятен, көнкүрешен, үткәнен, бүгенгесен тасвирлаучы күргәзмәләр дә эшли.

Омскиның шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан оештырылган “Татарлар – үткәне һәм киләчәге” күргәзмәсе “Омски ныгытмасы”нда ноябрь аенда эшләгән иде. Ул вакытта бер ай дәвамында алты меңгә якын кеше татар халкының көнкүреше, мәдәнияте белән таныша алды.

Хәзер исә татар әдәбияты белән танышырга, китапларны алып укырга мөмкинлек туды. Ныгытма җирлегендә, бүгенге көнгәчә шифаханә булган, хәзер үзгәртелеп төзекләндерелгән бинада «Милли әдәбиятлар китапханәсе» ачылды.

Омскида яшәүче төрле милләтләрнең мәдәниятен саклау һәм үстерүдә ярдәм күрсәтү, алдагы үсеш китап уку аша булсын дигән теләк белән китапханә оештырылды, ди Омскиның берләштерелгән шәһәр китапханәләре үзәге директоры урынбасары Ольга Колесенкова.


Китапханәне ачу тантанасында чыгыш ясаган шәһәр башлыгы урынбасары Владимир Куприянов, без бүген бер-беребезне аңларга, хөрмәтләргә генә түгел, ә һәр милләтнең мәдәниятен белергә, хөрмәт итәргә тиешбез, һәм иң мөһиме - без балаларыбызда андый хисләрне тәрбияләргә тиешбез, дип ассызыклады.

Мондый китапханә булдыруда шәһәр хакимиятенең мәдәният идарәсе эшләде. Милли оешмалар китапханә фондын булдыруда зур өлешләрен керттеләр. Шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте милли китапханә фондына 100дән артык китап, газет һәм журналлар бүләк итте. Әлегә бөтен фондның байлыгы 800гә якын китаптан тора.

Моңа кадәр Омскида татар китапханәсе юк иде дип әйтеп булмый. Элек Омскиның үзәк китапханәсендә татар китаплары бүлеге булган. Әмма, ул вакытларда әлеге бүлектә китапханәче булып эшләгән, хәзер олы яшьтәге Фәрхинур апа әйтүенә караганда, узган гасырның 70нче елларында кирәксез дип саналып, татар телендәге басмалар юк ителгән.

Ярты гасыр диярлек вакыт үткәннән соң үзенең әдәбиятыннан, димәк, әкренләп теленнән дә, мәдәниятеннән дә читләштерелгән халыкта хәзер милли әдәбиятка ихтыяҗ булырмы, үз телендә китап укучылар табылырмы? Татар хәрәкәте активисты Ләлә Алимова бу хакта икеләнүен белдерде. Халык телен оныткан, татармы ул, казакъмы, чуашмы – телләрен белмиләр, туганнан бирле кая барма рус теле, китап алыр өчен килүче булырмы белмим, ди Ләлә ханым.

Башкорт хәрәкәте активисты Урал Мостафин, китапханә ничек эшләп китәр, әйтә алмыйм, ә ачылуына бик шатмын, башкорт телендә өйдә китапларым бар, алла боерса, китерәчәкмен, ди.

Шулай итеп, “Омски ныгытмасы”нда хәзер омскиларга төрле халыкларның әдәбияты белән белән танышырга мөмкинлек туды. Милли китапханә эшләп китәрме, ул гомерле булырмы – ансын вакыт күрсәтер.