Касьянов мәхкәмәдә “ЮКОС” эшенә бәйле чыгыш ясады

Оппозициядәге сәясәтче Михаил Касьянов “ЮКОС” ширкәтенең элекке хуҗалары Михаил Ходорковский һәм Платон Лебедевка 350 миллион тонна нефть урлау турында белдерелгән гаепләүләрне мәгънәсез дип саный.

Дүшәмбе көнне Мәскәүнең Хамовнический мәхкәмәсенә яклау ягыннан шаһит итеп чакырылган элекке Русия премьер-министры Касьянов әлеге эшкә сәяси мәгънә салынган дип саный.

Касьянов сүзләренчә, бу “ЮКОС”ның оппозициядәге партияләрне яклавы белән бәйле.

Ходорковский һәм Лебедев финанс җинаятьләрдә гаепләнеп 8 елга хөкем ителгән иде. Хәзер шуңа өстәп аларны нефть урлау һәм акча “юу”да да гаеплиләр.