Оппозиция Нарышкиннан митингларны тыю хәлләренә ачыклык кертергә сорый

Оппозиция вәкилләре һәм хокук яклаучылар Русия президенты идарәсе башлыгы Сергей Нарышкинга митингларны тыю хәлләренә ачыклык кертүне сорап мөрәҗәгать итте.

Мөрәҗәгатьне Мәскәү Хельсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева, “Башка Русия” оппозицион коалиция җитәкчеләренең берсе Эдуард Лимонов һәм “Сул фронт” вәкиле Константин Косякин имзалаган.

Оппозиция 31-е булган һәр айны Мәскәү үзәгендә конституциянең 31-нче маддәсен яклап митинг уздырмакчы була. Мәскәү җитәкчелеге аны үткәрүне тыя. Һәрбер рөхсәтсез чаралар милиция тарафыннан эзәрлекләнә.