Үзбәкстанда спорт журналисты радикаль дини эшләрдә гаепләнде

Танылган үзбәк спорт журналисты Хәйрулла Хәмидов һәм тагын 18 кеше Җиһадчылар ислам төркеменә катнашы булуда гаепләнеп хөкем ителде. Хәмидовка 6 ел төрмә яный.

Хәйрулла Хәмидов “тыелган дини төркемне оештыруда һәм аның эшенә катнашуда, социаль иминлеккә куркыныч тудырган әдәбият чыгаруда һәм аны таратуда” гаепләнә.

Хәмидов Үзбәкстанда танылган спорт комментаторы һәм шагыйрь.