Мәкъсүм Сәлахов Казан федераль университеты президенты булды

Яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә КДУның элекке ректоры Мәкъсүм Сәлахов Казан федераль университеты президенты булып сайланды. Уку йорты гыйлми шурасының 58 әгъзасының 54 Сәлахов өчен тавыш биргән.

Мәкъсүм Сәлаховны Казан федераль университеты президенты вазыйфасына Русия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко тәкъдим иткән иде. КФУ ректоры - Илшат Гафуров.