Дагыстанда 2 хәрби үтерелде

Дагыстанның Карабудахкент районында сугышчылар хәрбиләрне утка тотты. Ике кеше һәлак булды, икәү яраланды.

Һөҗүм Какамахи авылы янындагы урманда, хәрбиләр шул тирәне күзәткәндә булган.

Җинаять эше ачылган.