Украина парламенты тышкы һәм эчке сәясәтне күздән кичерә

Украина парламенты илнең тышкы һәм эчке сәясәте нигезләре турында президент кануны өлгесен беренче укылышта карады.

Утырышта катнашкан 430 депутатның 253-е канунны хуплап тавыш бирде.

Канунда Украинаның бернинди блокка да кушылмавы әйтелә. Бу Киевның НАТОга кушылу ниятеннән чигенүен аңлата.

Оппозиция канунны кискен тәнкыйтьләп депутатларны аның өчен тавыш бирмәскә чакырды.