Казаннан Астанәгә очышлар башлана

Казакъстанның Scat һава ширкәте Астанә белән Казан арасында очышлар башлый.

Очышлар һәр пәнҗешәмбе Казаннан көндезге сәгать бер тирәсендә, Астанәдән иртәнге тугыз тулганда булачак.

Boeing-737 һәм ЯК-42 очкычлары бу араны ике сәгать ярым чамасы очып үтәчәк.

Казаннан китүчеләр Астанә аша уңайлы транзит белән Алматы һәм Шымкент кебек эре шәһәрләргә дә оча алачак диелә.