Якшәмбе иртән Мәскәүнең төньягында ике кеше банк бүлегеннән 6 миллион сумга якын акча урлаган

“Интерфакс” язуынча Казан вакыты белән иртәнге сәгать 10 тирәсендә Ленинградски проспектында урнашкан банк бүлекчәсенә медицина битлекләрендә ике кеше бәреп кергән һәм корал белән янап 6 миллион сум урлаган.