ЛДПР: хәрби хезмәт урынына 1 миллион сум

Русиянең либерал-демократлары Дәүләт думасына гаскәрдә хезмәт итергә теләмәүчеләрнең дәүләткә акча түләү мөмкинлеге турында канун өлгесен тәкъдим итте.

Гаскәргә барырга теләмәгән яшьләргә саклану министрлыгы хисабына 1 миллион сум салу мөмкинлеге тәкъдим ителә. Бу акчаның хәрби максатларга тотылуы күздә тотыла.

ЛДПР депутатлары мондый канунның хәрби бүлекләрдә коррупцияне бетерәчәгенә ышана.