Украинада оппозициядәге ике канал ябылырга мөмкин

Украинада оппозициядәге телевидение каналларыннан тапшырулар алып бару рөхсәте алынды.

Киев мәхкәмәсе Украинаның телевидение һәм радио тапшырулар ширкәтенең 27 гыйнварда “Бишенче” һәм ТBi исемле каналларга биргән лицензиясен кире алды.

Бу ике каналга каршы шикаятьне мәхкәмәгә “Интер Медиа Һолдинг” төркеме биргән иде. Бу төркем Украинаның милли иминлек хезмәте башлыгы Валерий Хорошковский контролендә.

“Бишенче” каналны япмауны сорап журналистлар президент Виктор Януковичка мөрәҗәгать итте.

«Сез күрмәгәндә иминлек хезмәте башлыгы һәм Югары юстиция шурасы әгъзасы Украинадагы бердәнбер мәгълүмат каналын юк итәргә тырыша”, диелгән бу мөрәҗәгатьтә.

Хорошковский үзе бу гаепләүләрнең нигезе юк, диде.

Хосусый каналларның икесе дә үз тапшыруларында Украинаның хәзерге хакимияте эшчәнлеген тәнкыйтьләп килде.