Бөтендөнья башкортлары корылтае татар телле башкортларны инкарь итә

Ринат Гатауллин

10-11нче июнь Уфада Бөтендөнья башкортларының өченче корылтае узачак. Ләкин анда барлык башкорт оешмалары да катнашмый. Шуларның берсе — Төньяк-көнбатыш, ягъни татар телле башкортлар оешмасы.
Бу хакта Төньяк-көнбатыш башкортлары оешмасы рәисе, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин хәбәр итте.

“Безнең оешма корылтайга чакыру алмады. Анда бары тик көнчыгыш - иштәк башкортлары гына катнаша. Безне чарага чакырмау, беренчедән, безне инкарь итү булып тора. Икенчедән, чарага сайлап кына чакыру - бу форумның барлык башкортларныкы да түгеллеге хакында сөйли.

Тагын мине бер нәрсә борчый - бу корылтай башкорт халкын республикада яшәүче башка халыкларга каршы кую төсмере алган кебек. Чөнки бары тик бер генә милләтне күтәрү, аңа мәдхия уку башка халыкларны кимсетү булып тора”, диде ул.