Бурятиядә танк шартлап 3 кеше һәлак булды

Бурятиядәге Бурдун полигонында төнге хәрби күнегүләр вакытында танк шартлап өч хәрби һәлак булды.

Себер хәрби бүлгәсенең матбугат вәкиле хәбәр итүенчә, Т-72 танкында корал шартлаган.

Эшне хәрби прокуратура тикшерә.