Чикләүләргә карамастан Русия Иранга ракета сатуны дәвам итәчәк

Русия тышкы эшләр министрлыгы Иранга билгеләнгән яңа санкцияләр Мәскәүнең Тәһранга “җир-һава” ракеталарын сатуын тыймый, дип белдерде.

Бу белдерүе белән министрлыкның матбугат вәкиле Андрей Нестеренко элегрәк чыккан Мәскәү Тәһран белән С-300 ракеталарын сату килешүен өзә, дигән хәбәрне кире какты.

Нестеренко, Иранга белдерелгән чикләүләрнең үзенең ширкәтләренә зыяны булса моңа ризасызлык белдерәчәген әйтте.