Дамир Шәйхетдин: “Зур сөйләшү алда булачак”

Дамир Шәйхетдин

Дамир Шәйхетдин Чаллы прокуратурасының тикшерү комитеты башлыгы Мансур Сәетгәрәевне, "Челны ЛТД" газеты һәм “Рен” телеканалы редакциясен яла ягуда гаепләп мәхкәмәгә биргән иде. 10 июньдә мәхкәмә алды утырышы булды һәм анда процессның башлау көне бәян ителде. Хәзер Шәйхетдин шушы эшкә әзерләнә һәм яклаучы җәлеп итәргә теләгендә юк.
Булып узган мәхкәмә алды утырышында гаеп белдергән яклардан “Челны ЛТД” газеты вәкиле генә катнашты. Мәхкәмә бүлмәсендә булган беренче утырыш, беренче сөйләшүнең эчтәлеге хакында “Азатлык”ка да фикер әйтелде.

“Казый нәрсә таләп итүем белән кызыксынды. Әлегә мин дә, “Челны ЛТД” вәкиле дә фикерләребезне ачып салмадык. Газет гаебен танырга теләми, барысын да тикшерү комитеты җитәкчесе Мансур Сәетгәрәевкә, аның рәсми мәгълүматына сылтый. Бу матбугат хәбәрне тикшерергә тиеш. Бу эш эшләнмәгән. Зур сөйләшү алда булачак әле”, ди Дамир Шәйхетдин.

Дамир Шәйхетдин “Азатлык” татар яшьләре берлеге җитәкчесе, “Чаллы яшьләре” газеты мөхәррире буларак җәмәгатьчелеккә билгеле шәхес. Милли Мәҗлес карарларын “Чаллы яшьләре” газетында күчереп бастырганы өчен узган ел аңа карата мәхкәмә эше башлангач, “Чаллы яшьләре” чыгудан туктады. Ул чакта моны күпләр вакытлыча чыгармау, дип фаразлаган иде. Чынбарлык нинди соң?

“Газетның чыгудан туктавында икътисади як һәм килеп туган вәзгыять сәбәпчедер. Журналист һәм кеше хокукларымны яклау белән мәшгульмен. Мондый чакта авыр. Газет милли хәрәкәт мәнфәгатьләрен дә яклый иде. Милли хәрәкәт нинди хәлдә, әлеге басма да шундый халәттә”, - дип нәтиҗә ясый Д.Шәйхетдин.

Дамир Шәйхетдин шикаяте буенча беренче мәхкәме эше 30 июньгә билгеләнгән.