Казанда Русия көнендә татар өмәсе үткәрелде

Казан – Русия көне уңаеннан бәйрәм чаралары Казанда да үткән. “Бердәм Русия” фиркасының җирле бүлекчәсе Казанның Җиңү паркында митинг һәм концерт оештырган.

“Бердәм Русия”нең Казан бүлеге җитәкчесе Наил Хөснетдинов “ватандашлар үзләренең тарихын белергә һәм русияле исемен горур йөртергә тиеш” дигән. Бәйрәм чаралары Русиянең шарлардан ясалган зур әләмен һавага җибәрү белән тәмамланган.

20 ел элек, 1990 елның 12 июнь көнендә Русиянең халык депутатлары корылтае Русиянең дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул иткән иде.

Ул арада бер төркем татар студентлары бүген Казанда өмә үткәргән. Башларына түбәтәй, өсләренә “Мин 100% татар кызы”, “Мин 100% татар малае” дип язылган футболкалар киеп, татар көйләрен уйнатып, алар Кабан күленең тирә ягында чүп җыю эшләре башкарган.