Гыйрак парламенты җыелды

7нче мартта булган парламент сайлавыннан соң Гыйрак парламенты беренче тапкыр җыелды.

Парламентның бүгенге тәүге утырышы хөкүмәтне төзү процессында зур бер адым буларак фаразлана. Партияләрнең күпчелек тавыш җыя алмавы аркасында әлегә хөкүмәт төзелә алмый. Партияләр коалиция хөкүмәт төзесә дә, алда премьер-министрны сайлау тагын озак вакытка сузылыр дип көтелә.

Илдәге сөнниләр тарафыннан якланган элекке премьер Ияд Аллави сайлауда бераз күбрәк тавыш җыйса да, бу хөкүмәт төзү өчен җитми. Аллавидән кала ике шигый фирка бергә берләшеп коалиция хөкүмәте төзергә килеште, ләкин күпчелек өчен әле дүрт кешегә ихтыяҗ бар.