Әйтмә син авыр сүз...

Интернетны авызлыклау, яңа тәртипләр кертү турында дәүләт органнары көннән-көн күбрәк уйлана. Бүген виртуаль пәрәвез хокук бозу мәйданына әверелә бара кебек. Бу бигрәк тә кулланучылар калдыра торган комментарийларга карый. Интернетта чикләү чаралары кертергә кирәкме? Әллә инде әлеге контроль - цензурага китерерме?
Русия Югары мәхкәмәсе интернетка кагылышлы яңа карар проекты тәкъдим итә. Аның буенча, сайтка керүчеләр саны тәүлегенә 1000 кешедән артса, ул массакүләм мәгълүмат чарасы итеп теркәлергә тиеш була. Ә кулланучылар калдырган комментарийлар өчен сайт хуҗалары, администраторлар җавап бирәчәк. Интернет җәмәгатьчелек бу проектны берникадәр гаҗәпләнеп кабул итте, пәрәвезне кысарга тырышу чалымнарын эзли башлады.

Әйтик, кайбер сайтлар шул кадәр популяр ки, тәүлек дәвамында аларга керүчеләр саны берничә йөз меңнән артып китә. Халык анда чүпләп бетерә алмаслык комментарий калдыра. Димәк, бу сайтлар модераторлар штатын бермә-бер арттырырга тиеш буламы? Бәлки, бу очракта бөтенләй ябылу отышлырактыр?

Дөрес, монда бер мөһим момент бар. Сайт администраторларына шелтәне “начар” комментарий өчен түгел, ә шул комментарийны сөртергә сорагач, сүзне тыңламау өчен генә белдерергә була. Ягъни администраторларга “начарлыкны” күрми калу рөхсәт ителә дигән сүз. Яңа проект турында “Безнең гәҗит” басмасының баш мөхәррире, интернетта актив аралашучы, хәтта начар комментарий өчен берзаман судлашырга җыенып йөргән кеше Илфат Фәйзрахманов белән әңгәмә корабыз.

Илфат абый, интернетны авызлыкларга кирәкме?

Илфат Фәйзрахманов
Авызлыклау дөрес түгел дип саныйм. Чөнки бу – цензура кертү. Бүгенге көндә матбугат ирекле түгел. Ирекне чикли торган бик күп кануннар бар. Аларны кайчан ничек кулланасын беләләр. Уңайсыз моментта теге яки бу мәгълүмат чарасын ябып куярга, аның җитәкчесен җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Әлбәттә, бәйсезрәк газетлар бар. Радио-телевидение исә бөтенләй бәйсез түгел. Гадел, хак, дөрес мәгълүмат табу бик кыен бүген. Тулы ирек әлегә интернетта иде, әмма аны да кысарга тырышалар.

Дөрес, интернет-форумнарда тәртип урнаштырырга кирәк иде. Минем бу хәлгә күптән эчем поша. Интернетта борчылырлык әйберләр бик күп. Әмма тәртип урнаштырырлык кануннар моңарчы да бар иде. Әйтик, экстремистик чакырулар, пропаганда була икән, шунда ук тиешле чарасын күрергә мөмкин. Хәтта кушамат артына яшеренү дә ярдәм итмәс. Провайдердан IP-адрес аша язманың авторын табу берни тормый. Пәрәвез чиксез дисәләр дә, ул чиксез түгел.

Үзегез дә интернетта еш кына низагка керәсез. Провайдердан кешене эзләткәнегез булмадымы?

Мин бу теманы өйрәнгән идем. Бүген IP-адрес буенча кешене таба торган түләүле сайтлар да, бушлайлары да бар. Эчке эшләр министрлыгында әлеге юнәлеш буенча махсус бүлек эшли. Мөрәҗәгать итсәң, ярдәм итәргә тиешләр. Дөрес, хәзер кафе-рестораннарда, кунакханәләрдә үзеңнең ноутбугың белән интернетка керергә мөмкин.

Бу очракта комментарий авторын эзләп табу авырлаша. Монысын юридик, технологик яктан тикшергәнем юк. Әмма бу хәл ителмәслек проблема түгелдер дип уйлыйм. Иярченнән кайсы ишегалдында нинди шырпы тартмасы ятканын да күреп булганны, моны гына хәл итеп буладыр. Шуңа күрә интернет-форумнарда язганда бик сак булырга киңәш итәр идем.

Сезнеңчә комментарий өчен беренче чиратта кем җаваплы: аның авторымы, яки сайт хуҗасымы?


Сайтны оештыручылар мәгълүмат җиткерү максаты белән үз акчаларына зур эш башкара. Ә ниндидер провакатор – акылсызлыгы аркасындамы йә махсус рәвештәме – начар комментарий яза. Акча алып эшләүче провакаторлар да булырга мөмкин. Иң беренче чиратта комментарий өчен аның авторы җаваплы. Шулай да, үзебезнең beznen.ru сайтын гел тикшереп торам. Комментарий авторы үзе җаваплы булса да, мин читтә кала алмыйм. Чөнки мин сайтның хуҗасы.

Сез интернетка үз исемегез белән чыгасыз. Ә сезгә каршы язучылар еш кына ник, ягъни псевдоним куллана. Димәк, алар сездән отышлырак позициядә булып чыга бит, чөнки куркусыз яза алалар. Ник сез дә ник эченә яшеренмисез?

Форумнарга мин еш керсәм дә, даими утырмыйм. Ник белән утыру җитди түгел, дип саныйм. Ул вакыт сарыф итү генә, ниндидер үз ихтыяҗыңны канәгатьләндерү. Дөрес, мин дә ихтыяҗымны канәгатьләндерәм. Әмма мин җитди сәяси, икътисадый проблемаларга гына тукталам. Гайбәт, сары язмалар кызык түгел. Мине кызыксындыра торган мәкалә күренә икән, үз фикеремне язып калдырам.

Күптән түгел интернеттагы бер оппонентыгызны судка бирмәкче булып йөрдегез. Ник кире уйладыгыз?

Мин юристлар белән тыгыз бәйләнештә эшлим. Үзем дә юридик нәрсәләрне чамалыйм. Суд өчен барлык документыбыз әзер иде. Кайда, кемгә, нинди оешмага мөрәҗәгать итәсе дә – барысы да уйланылган иде. Әле дә юристлар үгетли, нишләп тукталып калдың дип. Ул егет югары уку йортында укыта, татар өчен начар эш эшләмидер. Судка бирсәм, укучылары алдында дәрәҗәсе төшәр иде. Гомумән, татар белән татар судлашып йөрисе килми. Уйладым уйладым да суындым. Мин ул кешене күзәтәм. Ул хәзер икенче төрле.