БМО Кыргызстанда коридор ачарга чакыра

Ош шәһәреннән качып киткән качаклар чик буенда

БМОның югары рәсмие Кыргызстанга һуманитар ярдәм китерү өчен коридор ачарга чакырды. Линн Паско халыкара җәмәгатьчелекне качакларга ярдәм итәргә өндәде. Кыргызстанның көньягында биш көн барган милләтара чуалышлар вакытында кимендә 170 кеше һәлак булган, дистәләрчә мең үзбәк торган җирен ташлап киткән.
Берләшкән милләтләр генераль секретаре урынбасары Линн Паско дүшәмбе Иминлек шурасында чыгыш ясап, Кыргызстанның көньягына һуманитар ярдәм китерү өчен махсус коридор булдырырга чакырды.

Оешманың Бишкәктәге махсус вәкиле Мирослав Енца сүзләренчә, аларның Ош сакланмасында инде 1400 тонна һуманитар йөге бар, ләкин бу ярдәмне кирәкле урынга җиткерү бик авыр.

“Без беренче көннән башлап һуманитар ярдәм җибәрәбез, – ди Енца. – Әлегә аның күләме зур түгел, чөнки бу ярдәмне имин килеш урынына җиткерү проблемы бар.”

БМО мәгълүматына караганда, Көньяк Кыргызстанда милләтара чуалышлар вакытында дистәләгән мең үзбәк торган җирен ташлап, Үзбәкстанга киткән. Енца сүзләренчә, аларның саны якын арада 100 меңнән артып китәргә мөмкин.

Your browser doesn’t support HTML5

Әндиҗан шәһәре янындагы качаклар лагеры



Җирле мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Үзбәкстан, бу кадәр качак белән эш итә алмау сәбәпле, Кыргызстан белән чикләрен ябып куйган. Үзбәкстанның премьер-министры урынбасары Абдулла Арипов сүзләренчә, качаклар өчен җитәрлек ярдәм килгән очракта, Үзбәкстан чикләрен кабат ачарга мөмкин.

БМОның Качаклар идарәсе Үзбәкстанга 75 мең кешелек ярдәм җибәрелүен хәбәр итә. БМО Үзбәкстан һәм Таҗикстанны качакларга чикләрне ачарга үтенде. Таҗикстан рәсмиләре качакларны кабул итәргә әзер булуын белдерә.

Кыргызстанның сәламәтлек министрлыгы мәгълүматына караганда, илнең көньягында биш көн барган милләтара чуалышлар вакытында кимендә 170 кеше һәлак булган, 1700дән артык кеше җәрәхәтләр алган.

Үзбәкләр һәм кайбер халыкара оешма вәкилләре корбаннар саны тагы да күбрәк дип белдерә.

Кыргызстанда милләтара низаг



Кыргызлар белән җирле үзбәкләр арасындагы чуалышлар җомгага каршы төндә көньяктагы Ош каласында башланып китте. Соңнан күрше Җалал-Абад төбәгенә җәелде.

Һөҗүмнәр нигездә үзбәкләр яшәгән йортларга, алар тоткан кибетләргә ясалган. Ләкин корбаннар арасында кыргызлар да бар. Ош үзәгендә күп кенә биналар җимерелгән, шул исәптән, театр, концерт залы, базар, күп кенә йортлар, кибетләр, чәйханәләр.

Русия җитәкчелегендәге Күмәк иминлек килешүе оешмасы Кыргызстан хөкүмәтенә чуалышларны туктатуда ярдәм итү өчен боралаклар, җиһазлар җибәрергә тәкъдим итте.

“Әлбәттә аларга ярдәм итәргә кирәк. Чаралар тәкъдим ителде. Хәзер ил җитәкчеләре хәрәкәт итәргә тиеш. Кирәк булса, мин дә кушылырмын” диде Русия президенты Дмитрий Медведев.

Кыргызстанның вакытлы хөкүмәт җитәкчесе Роза Отунбаева чуалышларны туктату өчен шимбә көнне Русиядән хәрби ярдәм сораган иде. Рәсми Мәскәү, бу – Кыргызстанның эчке эше дип, анда гаскәр җибәрүдән тотылып калды.

Чик буенда күз яшьләре: үзбәкләр Кыргызстаннан кача



Вакытлы хөкүмәт рәсмиләре әйтүенә караганда, узган төндә Җалал-Абад һәм Ошта чагыштырмача тыныч булган.

Ош губернаторы сүләренчә, җирле рәсмиләр белән сөйләшкәннән соң, ике меңләп үзбәк Нокат бистәсендәге йортларына кире кайткан.

Радиобызның Җалал-Абадтагы хәбәрчесе Рисбай Абдраимов хәбәр итүенчә, хакимият вәзгыятьне акрынлап үз контроленә ала башлаган, шәһәр идарәсе ачылган, урамнарда милиция көчләре күренә. Базар, кибет, мәктәпләр әлегә ябык, иҗтимагый транспорт йөрми.

“Җалал-Абад омбудсманы Алинә Аманова әйтүенчә, кайбер качаклар Сузак бистәсенә кире кайта башлаган, – ди Рисбай. – Алар арасында үзбәкләр, кыргызлар һәм башка милләт вәкилләре бар. Алар күрше авылларга качып киткән булган.”

Апрель аенда элекке президент Корманбәк Бакыев бәреп төшерелгәннән бирле, Кыргызстанда вәзгыять киеренке булып килде. Вакытлы хөкүмәт рәсмиләре соңгы чуалышларда Бакыевның кулы бар дип белдерә. Хәзерге вакытта Беларуста сыенып яткан Бакыев үзе бу гаепләүләрне кире кага.