Латвиядә совет оккупациясенең 70 еллыгын искә алалар

Латвиядә совет оккупациясенең 70 еллыгын искә алуга багышланган рәсми чаралар үтә.

1940 елның 14 июнендә Кызыл армия Латвия җирләренә бәреп керә.

Хөкүмәт башлыгы Карлим Улманисның халыкны тыныч булырга, үз урыннарында калырга чакыруы нәтиҗәсендә кан коелмый.

Латвиядә совет хакимияте урнаштырыла һәм курчак хөкүмәт башлыгы итеп профессор Август Кирхенштейн куела.