Русия мөселман җитәкчеләре Кыргызстанга килде

Русия мөселман оешмалары вәкилләре Кыргызстанның милләтара бәрелешләр булган Җәлал-Абад һәм Ош шәһәрләрендә булып Бишкәккә килде.

Габдел-Вахит Ниязов, Дамир Мөхетдинов һәм Гариф Сәитов бу шәһәрләргә үзара үтерешләр кылган кыргызлар белән үзбәкләрне татулаштыруга өлеш кертү өчен килүләрен белдерде.