Гыйракта шартлаулар 9 кешене үтерде

Гыйракның төньягындагы Ширкәт шәһәрендә ике шартлаудан тугыз кеше һәлак булды, 18 кеше яраланды.

Җирле хакимият әйтүенчә, корбаннарның күпчелеге полиция хезмәткәрләре.

Дүшәмбе илнең төньяк-көнчыгышында утны өзүләргә ризасызлык белдерүче демонстрациячеләр белән полиция арасындагы бәрелешләрдә кимендә 13 кеше яраланды.

Аларның өчесе авыр хәлдә диелә.