Мамадыш һәм Биектауда яңа район башлыклары

Мамадыш район шурасының чираттан тыш утырышында район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның мөддәтеннән элек вазифасыннан китүе игълан ителде.

Утырышта республика премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Мамадыш район башкарма комитетын җитәкләгән Анатолий Иванов район башлыгы итеп сайланды.

Рөстәм Кәлимуллин исә Биектау районы башлыгы булачак.

Узган атнада Яшел Үзән районында да хакимият башлыгы алмаштырылган иде.