АКШ диңгезне чистартуда 12 илнең ярдәм тәкъдимен кабул итте

АКШ Мексика култыгында диңгезне нефть калдыкларыннан арындыру өчен ярдәм күрсәтә алачагын белдергән 12 ил һәм халыкара оешманың ярдәм тәкъдимен кабул итте.

Хәзергәчә Мексика култыгындагы нефтьне чистартуда бер ничә ил булыша иде. Латин Америка, Европа, Азия һәм Африкадан җәмгысе 12 ил бу табигать фаҗигасе белән көрәштә АКШка ярдәм күрсәтергә әзер.