АКШ конгрессы Әфганстанга ярдәмне киметергә тели

АКШ вәкилләр пулаты Әфганстанга булган ярдәмне 4 миллиард долларга киметү өчен тавыш бирде. Конгресс Әфганстанда коррупциянең артуына зур ризасызлык белдерә һәм чыгымнарны контроль итәчәк бер система булдруны таләп итә.

Моннан элек "Washington Post" газеты "Әфганстанның кайбер хөкүмәт рәсмиләренең миллион долларлык ярдәмне читкә җибәрә, хөкүмәт исә моңа күз йома" дип язып чыккан иде.