Гыйракта шартлауда ким дигәндә 4 кеше үлде

Гыйрак көнбатышындагы Рамади шәһәрендә интихарчы хатын-кыз үзен идарә бинасы янында шартлатты, ким дигәндә 4 кеше үлде.

Соңгы көннәрдә үзәге Рамади булган Анбар вилаятендә сугышчылар үзләрен ныграк сиздерә башлады.

Узган сишәмбедә иминлек көчләре шәһәр читендә шартлаткычы булган интихарчыны атып үтереп, зур террактны булдырмый калды.