Русия белән Төркия арасында визасыз режим ел ахырында башланa

Төркия белән Русия арасында визасыз режим башлау турындагы килешүнең гамәлгә ашуы өчен кирәкле шартларның ел ахырына кадәр тәмамланачагы белдерелде.

Ике ил арасында визаларны бетерү процессының җиңел булмавын әйткән Русия ягы, һәр ике илнең виза режимын бетерү белән чик буеннан "шикле" әйберләрнең уза алу ихтималы борчылу yята, дип белдерә.

Мәскәүнең Визасыз режим кертү карарын кабул итүе, Төркиядә бик уңай һәм шаккаткыч яңалык буларак кабул ителгән иде.

Визасыз сәяхәт килешүе Русия президенты Дмитрий Медведевнең май аенда Төркиягә булган сәфәре вакытында имзаланган иде.

Килешү нигезендә һәр ике ил ватандашлары туристик максатта 30 көнгә кадәр визасыз сәяхәт итә алачак.