Назарбаевның туган көне зур тантана белән котлана

Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаевка бүген 70 яшь тулды. Шул уңайдан бүген Казакъстанда әлегәчә мисалы күрелмәгән зур тамашалар оештырыла һәм зур концертлар куела.

Назарбаев Үзәк Азияда Советлар берлеге таркалганнан бирле идарә иткән ике президентның берсе. (Икенчесе Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов)

Президентның туган көненә югары дәрәҗәле чит ил кунаклары да чакырылган. Анда 7 ил президенты һәм Үрден патшасы катнашты.