Хабаровски якларында Cабантуйлар гөрләде

Илнең кай төбәгендә яшәмәсен, татарларны сабантуйсыз, җырсыз - моңсыз күзаллау мөмкин түгел. Татарның милли бәйрәме - Ерак Көнчыгыш татарлары тормышында иң зур вакыйгаларның берсе булып тора.
Бернигә карамастан, башка бик күп милләтләр арасында туган телен, гореф-гадәтләрен сакларга тырышып яши Ерак Көнчыгыш татарлары. Алар, күп очракта үз көчләре белән генә, мондагы хәллерәк татарларга таянып, ел саен Сабантуйлар оештыруны дәвам итә. Соңгы унбиш елда Камчатка, Магадан, Владивосток, Сахалин, Хабаровски, Амурдагы Комсомольски һәм Якутски шәһәрләрендә Сабантуйлар үтә.

Үткән шимбә-якшәмбе көннәрендә халкыбызның милли бәйрәме Ерак Көнчыгыш федераль округы үзәге Хабаровски краенда бәйрәм ителде. Быелгы Сабантуйлар да бер-бер артлы крайның ике шәһәрендә үтте. Амурдагы Комсомольски шәһәре тарихында бу бишенче сабан туе булды.

Комсомольски сабан туен мәдәни җәмгыятькә нигез салучыларның берсе, Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы җитәкчесе эшкуар Рөстәм Абдуллин һәм аның ярдәмчесе Рөстәм Сөләймәнов оештырды. Тумышы белән Украинадан булган Рөстәм Абдуллин кечкенәдән Сабантуйлар күрми үскән. Соңгы елларда гына ул Владивостокка барып, Казанга кайтып үзе милли бәйрәмдә катнашып, аны үткәрү тәртибен өйрәнеп йөрде.


Яшьлек шәһәрендә биш ел рәттән инде Сабантуй үткәрү вакыты һәм урыны үзгәрми. Быел да гадәттәгечә июльнең беренче шимбәсендә иртәнге сәгать 11дә халык Комсомольскиның ике бистә уртасыннан аккан Силинка елга буе аланында, елга исемен йөрткән паркта җыелды.

Комсомолски сабан туена кунаклар якын-тирә шәһәрләрдән, Хабаровскидан, Сахалиннан килгән иде. Мәйданга җыелган халыкны җирле хакимият вәкилләре котлады. Ә инде Русиянең башлап кояш чыккан төбәгендә, Татар бугазы ярларында яшәүче татар-башкорт халкын иң шатландырганы быелгы сабан туенда Казан кунаклары катнашуы булды.

Татарстан вәкилләре бәйрәмгә республика мәдәният министры ярдәмчесе Ирада Әюпова җитәкчелегендә килде. Татарстаннар котлаулар, милли бүләкләр, күчтәнәчләр алып килгән – болар инде Ерак Көнчыгышта шундый дулкынландыргыч һәм тансык иде.

Ә калганы бар да таныш. Иҗади коллективлар чыгышы, татарча көрәш, баганага менү, гер күтәрү, чүлмәк вату, авызга йомырка салынган кашык кабып йөгерүләр һәм башка шундый бәйгеләр.


Икенче көнне сабан туе Хабаровски шәһәрендә бәйрәм ителде. Край үзәгенең быелгы сабан туена әзерлек алдан һәм җитди алып барылды. Милләттәшләребез бергәләп җыелып Сабантуй үткәрү вакыты һәм урыны турында сөйләште, җирле мөмкинлекләрдән чыгып бәйрәм программасы төзелде. Хабаровски сабан туен оештыру һәм үткәрүдә татар яшьләре актив катнашты.

Гадәттәгечә, сабантуйның барлык чыгымнарын милләттәшләребез үз өстенә алды. Шәһәрнең милли-мәдәни автономия рәисе Сәрвәр Туктаров Хабаровскида җиденче тапкыр үткән Сабантуйның химаячесе булды.

Хабаровскида быел беренче тапкыр “Сабантуй гүзәле” бәйгесе үткәрелде. Бу исемгә украин кызы Екатерина Шевченко лаек дип табылды. Бәйгедә катнашкан татар кызы Алия Лозовик “Үзенчәлекле гүзәл кыз" дип танылды. "Уңган хуҗабикә" исеменә үзбәк кызы Махлиё Ходжаева лаек булды. Тамашачылар күңелен исә Корея кызы Юлия Ким яулады.

Милли көрәш, гер күтәрүдә ярышу, капчык белән бәрешү, аркан тартышу, баганага менү кебек ярышлар белән беррәттән бәйрәмгә килгән гаиләләр һәм балалар арасында да төрле бәйгеләр үткәрелде. Җиңүчеләргә бүләкләр дә бик күп әзерләнгән иде. Хабаровски сабан туенда шулай ук “Дуслык йорты”ннан корея, белорус, украина ансабльләре катнашты. “Чулпан” татар бию ансамбле чыгыш ясады.

Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә үткән Сабантуйлар күптән инде милләтара бәйрәмгә әйләнгән. Мондагы халык ел да Сабантуй бәйрәмен көтеп ала. Узган шимбә-якшәмбедә Хабаровски краенда бәйрәмгә җыелган халык кичкә кадәр җырлап-биеп күңел ачты.