Кыргызстан Бакыевны кайтарылуын сорап янә мөрәҗәгать юллады

Кыргызстанның яңа хакимияте Беларуска элекке Кыргызстан президенты Бакиевны тапшыру өчен яңа мөрәҗәгать юллады.

Бакыев апрель аенда оппозиция каршылыклары вакытында Беларуска сыенган иде.

Кыргызстанның яңа хакимияте Бакыевны оппозиция каршылыклары вакытында милициягә оппозиция тарафдарларын атып үтерү әмере бирүдә гаепли.