НАТО Талибан сугышчы башлыгын кулга алуын хәбәр итте

Әфганстандагы НАТО көчләре Талибан җитәкчеләренең берсен кулга алынуын белдерде. Кулга алынган җитәкченең исеме иминлек сәбәпле игълан ителми.

НАТО апрель аеннан бирле 100-гә якын югары дәрәҗәле талибан башлыгын кулга алуын белдерә. Ләкин әлеге вакыттан бирле Әфганстандагы Талибан һөҗүмнәре көннән көн арта бара.