Кытайда табигать казасында 50 кеше үлгән

Кытай көньягында көчле яңгырлар сәбәпле барлыкка килгән су басу һәм җир шуышу нәтиҗәсендә 50 кеше үлгән.

Июль башыннан бирле әлеге табигать казасыннан илнең тугыз вилаятендә 17 миллион кеше зыян күргән, меңнәрчә йорт ишелгән.

Июньдә шулай ук Кытайның әлеге районнарында йөзләрчә кеше үлгән. Һава торышы киләчәктә Кытайның көньягында яңгырларның көчәячәген әйтә.