Германия һәм Франция тышкы эшләр министрлaры көньяк Кыргызстанга бара

Германия һәм Франция рәсмиләре Кыргызстанның көньягында узган ай булган этник каршылыклар булган Оштагы вәзгыятьне урынында күзәтү өчен бу атнада Кыргызстанга барачак. Бу хакта Германия тышкы эшләр министрлыгы хәбәр итте.

Ике ил рәсмие соңыннан вакытлыча хөкүмәт башлыгы Роза Отунбаева белән очрашачак.

Үзбәк һәм кыргызлар арасында булган этник каршылыктан рәсми мәгълүматларга караганда 300 кеше һәлак булган иде.